«Яңа Гасыр» каналы алып баручысы Ильяс Шәяхмәтов: «Без – моңа лаек!»

Шәяхмәтовлар гаиләсе Түбән Каманың горурлыгы булып санала. Бүген Раушания һәм Айрат Шәяхмәтовларга “Ярату һәм тугрылык өчен” дигән медаль тапшырылачак. 8 июль – алар гаиләсендә икеләтә бәйрәм. Ильясның абыйсы Илдар гаилә кора. ЗАГС хезмәткәрләре башта гаиләне котлый, аннан соң яшь парларны язылыштырачак.


– Әтием белән әнием 32 ел бергә матур гомер итәләр. Гаиләбез Түбән Каманың мәдәни тормышында кайнап яшәдек. Күп кенә чарларда катнаштык. Әлеге бәйгедә катнашырга теләп, барлык уңышларыбызны җибәргән идек. Безнең гаилә җиңү яулады. Бик горурланабыз һәм рәхәт хисләр кичерәбез, – ди Ильяс.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү