Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән белдерүләренчә, кичә 18.34 сәгатьтә Әтнә районының Күәм авылы янында бер хатын-кызның батып үлүе турында хәбәр килгән.
Урында ачыкланганча, исерек хәлдәге 45 яшьлек хатын-кыз су коенырга уйлаган һәм кире йөзеп чыга алмаган. Аны әлеге фаҗиганең шаһитлары яр буена чыгарган.
Шунысын да искәртик: хатын-кыз батып үлгән урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.