Алабугада малайны бәрдереп киткән велосипедчыны эзлиләр

Алабуга шәһәре паркларының берсендә велосипедчы бер малайны бәрдереп китә. Малай фонтан өчен куелган махсус тимер рәшәткәләргә башы белән бәрелеп җәрәхәт ала.
Әлеге инцидент видеокүзәтү камераларына эләккән. Хәзер полиция хезмәткәрләре велосипедчыны эзли.


Фикер өстәү