Икенче ел рәттән хаҗга бара алмаячаклар

Татарстан диниләре хаҗның иң югары ноктасы булып торучы Корбан бәйрәмен өйләрендә генә уздырачак. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил Зөфәров быел да Согуд Гарәбстанындагы мөселманнарның гына хаҗ кыла алачакларын әйтте.
Равил Зөфәров Корбан бәйрәменә (20 июльдә узачак) багышланган матбугат конференциясендә билгеләп үткәнчә, быел хаҗга узган елда пандемия килеп чыгу сәбәпле Согуд Гарәбстанына бармыйча калучылар китәргә җыенган булган. “Россиягә 25 мең квота бирелә, Татарстанга – 1,8 мең. Хаҗга чама белән шуның кадәр кеше бара алмыйча калды. Асылда – узган елда барырга ниятләүчеләр бу. Быел, гәрчә хаҗга барырга әзерләнелсә дә, теләүчеләргә юлламалар сатмадык. Безгә рөхсәт бирелүгә, чикләр ачылуга, кешеләр Изге урыннарга юл тота алачак. Әлегә исә киләсе елда хаҗ уңаеннан да берни билгеле түгел”, – дигән ул.


Фикер өстәү