Татьяна Ларионова Россия һәм Кытайның төбәкләр парламентлары җитәкчеләре конференциясендә катнашты

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Россия төбәкләренең законнар чыгару хакимияте органнары һәм Кытай провинцияләренең халык вәкилләре җыеннары җитәкчеләренең халыкара видеоконференциясендә катнашты. Очрашуда, Евразия икътисади интеграциясен үстерү, сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту шартларында, Россия белән Кытайның парламентара, төбәкара хезмәттәшлеге буенча фикер алышу булды.
Татьяна Ларионова Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән конференциядә катнашучыларны сәламләде. “Коронавируска бәйле чикләүләргә карамастан, 2020 елда товар әйләнеше күләме 800 миллион долларга якынайды. Быел да аның кимемәячәген күздә тотабыз”, – диде ул.
Республика парламенты башлыгы урынбасары әйтүенчә, Кытайдагы партнерларыбыз белән турыдан-туры элемтәләр булдырылган. 2014 елдан бирле Россия Сәүдә вәкиллеге составында Татарстанның Сәүдә-икътисади вәкиле эшли, 2016 елдан Казанда Кытайның Генераль консуллыгы гамәлдә булып килә, диде ул. “Федераль үзәк һәм Кытайдагы дусларыбыз белән уртак эшләү инде үзенең җимешләрен дә китерә, –дигән фикердә Татьяна Ларионова. – Хәзерге вакытта бездә Кытайдан “Хайер Апплаенсис”, “Кама Сталь”, “Кама Технология” кебек төп инвесторлар үзләренең проектларын тормышка ашыра. Бер ай элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Хайер-Россия” генераль директоры Сун әфәнде яңа буын суыткычлар җитештерү заводын җитештерүгә старт бирде”.
Татарстан парламенты вице-спикеры әйтүенчә, соңгы елларда муниципальара багланышлар дәүләтара хезмәттәшлектә мөһим роль уйный. “Ханчжоу, Шэнчжэнь, Гуанчжоу кебек шәһәрләр белән төзелгән меморандумнар Кытай һәм Татарстанның, тулаем Россия Федерациясенең туристлар белән алышуына өлеш кертергә тиеш”, – диде ул.
Кытай халык вәкилләре җыенының даими комитеты рәисе урынбасары Цзи Бинсюань билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән Кытай партнерлыгы кысаларында төбәкләр хезмәттәшлеге буенча яңа мөмкинлекләр ачыла. “Коронавирус пандемиясе шартларында без хезмәттәшлек офыкларын киңәйтергә, уртак проектлар өстендә эшләргә ниятлибез”, – диде ул.


Фикер өстәү