Татарстан мөфтие: «Корбан гаете — игелек һәм юмартлык бәйрәме»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады. Котлау ТР Диния нәзарәте сайтында урнашытырылган.

«Корбан гаете — Раббыбызга Аның сансыз нигъмәтләре, чиксез рәхмәтләре һәм яратуы өчен тугрылыгыбызны белдерү бәйрәме. Гыйбадәт аша гына түгел, ә мал-мөлкәтне корбан итү бәрабәренә үзебезнең иман ныклыгын исбат итү өчен кешелеккә насыйп ителгән зур мөмкинлек ул.

Корбан гаетенең тагын бер мәгънәсе бар: ул — Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте. Ягъни Раббыбызның мохтаҗлар өчен аш мәҗлесе. Татарстанда байлар да, ярлылар да — барысы да Корбан гаетен көтеп алалар, чөнки алар өчен ул — юмартлык, шәфкать һәм ярдәмләшү бәйрәме дә. Ә ярдәмләшү һәм юмартлык Коръәндә фарыз кылынган», диелә мөфти котлавында.


Фикер өстәү