Сергей Лавров: «Казанда чиркәүне торгызу халыкара масштабтагы вакыйга булып тора»

Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу Россиянең рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклауга зур өлеш кертә, дип белдергән Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммасында.

«Бөтен дөньяда хөрмәткә лаек булган тылсымлы Казан Изге Ана образын табу урынында соборны торгызу халыкара масштабтагы вакыйга булып тора. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм халкына илебезнең рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән әлеге әһәмиятле проектны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәм», — дигән ул.

Лавров Татарстан халкын һәм барлык дин тотучыларны  әлеге уникальчиркәү торгызу белән котлады.

Казанда Изге Ана иконасы чиркәвен изгеләндерү тантанасы бара, аны Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл җитәкли.


Фикер өстәү