Путин торгызылган Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвен ачу тантанасында катнашучыларны котлады

Россия Президенты Владимир Путин Богородица монастерының Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвен ачу тантанасында катнашучыларга һәм кунакларга котлау юллады.

“Православие динен тотучыларның иң кадерле изге ядкәрләреннән берсе – могҗизаи Казан Мәрьям ана иконасының бар булу урынында чиркәү торгызу – дин тотучылар, чиркәүгә йөрүчеләр, гомумән, ата-бабаларыбыздан калган әхлакый кыйммәтләрне, халкыбызның бәһаләп бетергесез тарихи мирасын саклаучылар һәм аларга бик зур ихтирам хисе белән караучыларның һәммәсе өчен зарыгып көтеп алынган вакыйга”, – диелә Кремль сайтында урнаштырылган котлауда.

Президент билгеләп үткәнчә, милли ядкәрләрне саклау һәм торгызу турында кайгырту да – безнең иң мөһим бурычларыбыз исәбенә керә.

“Чиркәү Казанның рухи үзәкләреннән берсенә әйләнүенә, борынгы Татарстан җирендә изге урыннарны, күп гасырлык традицияләрне торгызуга хезмәт итәсенә ышанам”, – дигән Владимир Путин.


Фикер өстәү