Чиянең сабагын да әрәм итмә!

Төче чия (черешня) шикәр, органик кислоталарга, витаминнарга һәм минералларга бай. Ул кан басымын төшерергә ярдәм итә, кан тамырларын ныгыта, кан составын яхшырта.

Моннан тыш ул организмны токсиннардан чистарта, холестеринны көйли. Төче чия баллы булганга күрә, ул организмга туклык хисе бирәчәк. Өстәвенә, анда калория бик аз: фигура бозылыр дип курыкмыйча, бу чияне күпме теләсәң, шулкадәр ашарга мөмкин. 100 грамм төче чиядә 50 кКал, 1,1 грамм аксым, 0,4 грамм май һәм 11,5 грамм углевод бар. Төче чияне аллергиядән, шикәр диабетыннан интегүчеләргә ашарга ярамый. Бигрәк тә кечкенә балаларда аллергия башланырга мөмкин.

Төче чиянең җимеше бер файдалы булса, аның сабагы икеләтә шифалы. Түбәндәге төнәтмәләр ярдәмендә бик күп кенә авырулардан котылырга мөмкин, дип ышанган борынгылар.

* Бөердә таш булганда. Ун данә төче чия сабагына 1 стакан су салып, 10–15 минут кайнатабыз. Бу төнәтмәне көн дәвамында өчкә бүлеп, ашар алдыннан эчәргә киңәш ителә.

* Буыннар сызлаганда. Бу очракта да шундый ук төнәтмә әзерләнә. Әмма монда инде ул 30–40 төче чия сабагына 1 литр су салып ясала. Бер тәүлектә шушы төнәтмәнең яртысын эчеп бетерәсе.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү