Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Бик борынгы заманнардан, ике мең елдан артык вакыт дәвамында дин тотучыларның йөрәгенә илаһи нур өститорган ямьле Раштуа бәйрәме уңаеннан һәрберегезне ихластан тәбрик итәм.

Ерак һәм серле Фалыстын җирләреннән пәйгамбәрләр тараткан хәерле хәбәрләр миллионлаган христианның күңелендә бакыйлыкка, гөнаһлардан котылуга өмет уята,аларның язмышында һәм хәтта кешелек тарихында үзгәрешләр, борылыш китереп чыгара. Лев Мей – XIX гасырда яшәгән рус шагыйре – Христосның дөньяга килүен:«Галәм ярлыкау көткән бер мәлдә, Вифлеемда мәдхияле җырлар яңгырый, шул чакта күрекле бер сабый туып,җиһанга нур чәчә», – дигән тантаналы сүзләр беләнтасвирлый.

Хакыйкатьнең асылына төшенеп һәм  Иисус Христосның тиңдәшсез батыр гамәлен аңлап, төрле илләрдә һәм кыйтгаларда яшәүчеләр, җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләре, яше-карты – барысы да дини инануга салынганиң тирән мәгънәләрне ачуга, рухи хөрлеккә ирештеләр, аларга Илаһтан мәхәббәт һәм мәрхәмәт сабаклары иңдерелде. Православиедә Раштуаны гадәттә һәркеммогҗиза көтеп каршы ала, һәм ул, һичшиксез, чынга аша һәм көндәлек гадәти тормышка бәйрәм төсе бирә: бу көнне күмәкләп догалар кылына, гаиләләр мул сыйлы табыннар тирәсенә җыела, балалар уйный, сөенә, йортларда ямь арта, муллык, иминлек хакимлек итә. Бу катлаулы һәм каршылыклы заманда безгә болар барысы да аеруча тансык.

Төрле милләт вәкилләренең һәм төрле динтотучыларның килешеп яшәве барыннан да кыйммәтлерәк дип танылган Татарстанда Раштуа башка дини бәйрәмнәр белән беррәттән игелекле гамәлләр кылу, үзара хөрмәт-ихтирам шартларында билгеләп үтелә. Узган елдареспубликабызның дини тормышында күп кенә мөһим вакыйгалар булды. Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның Богородица монастыренда яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерүе –шуларның иң күренеклесе. Сүз дә юк, бу – безнең уртак казанышыбыз, рухи яңарышка, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкка,  дуслык-татулыкка омтылуыбызгәүдәләнеше.

Яңа ел  безнең бай рухи һәм иҗади мөмкинлекләребезнең тагын да киңрәк мәйдан алуына ярдәм итәр, тулаем республикабызга һәм, аерым алганда, һәрберебезгә яңа уңышлар,  зур җиңүләр китерер дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хәерле озын гомер,  бәйрәмне күтәренке кәеф белән уздыруыгызны  телим!

Татарстан Республикасы Президенты                                                                   Р.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү