Татарстан территориясендә көчле җил була, урыны белән буран чыгарга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез республикада томан фаразлана. Буран вакытында күз күреме начарланачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.
Төнлә җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.