«Финико» пирамидасыннан зыян күрүчеләр оештыручыларны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый

Үзәк Банк финанс пирамидасы дип таныганнан соң, Finikoга кереп, акчаларыннан колак кагучылар Кирилл Доронинны җинаять җаваплылыгына тартуларын таләп итәләр.

Change.org платформасына урнаштырылган петиция Генераль прокуратурага, Татарстан прокуратурасына, шулай ук Россия һәм Татарстан Президентына адресланган.

Finiko кертемчеләре әлеге пирамиданы оештыручы Эдвард һәм Марат Сабиров, Зыгмунт Зыгмунтовичны, шулай ук челтәрле бизнес юлы белән кешеләрне җәлеп итү белән шөгыльләнгән Илгиз Шакиров һәм Динә Габдуллинаны да җавапка тартуларын сорыйлар.

Бүген иртән петициягә 600гә якын кеше кул куеп өлгергән иде. Шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгында «Финико» пирамидасыннан зыян күрүчеләрдән беренче гаризалар да кабул ителгән.


Фикер өстәү