Халыкара «KazanSummit-2021»та шәһәр халкы һәм кунаклар өчен дә чаралар каралган

28-30 июльдә Татарстан башкаласы 2,5 меңнән артык кунак кабул итәчәк. Сәбәбе — Казанда XII тапкыр уздырылучы “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” Халыкара икътисади саммиты.

Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданына әверелгән “KazanSummit”ның оештыручылары шәһәр халкы һәм кунакларны да Саммит кысаларында узучы кайбер чараларга чакырып кала.

Мисал өчен, шәригать буенча инвестицияләрне теориядә дә, практикада да сынап карарга мөмкинлек биреләчәк, ислам дине буенча бизнес алып бару серләренә өйрәтәчәкләр, экологик яшәү рәвешендә бизнесның роле турында сөйлиячәкләр. Саммит кысаларында шулай ук “Russia Halal Expo 2021” күргәзмәсе дә теләгән һәркем өчен ачык булачак. Бушлай чаралар әле моның белән генә тәмамланмый. Килергә теләүчеләр өчен транспорт та оештырылыр дип көтелә.


Фикер өстәү