Татарстан Президенты «Татнефтехиминвестхолдинг»ның Директорлар советы утырышын уздырды

Татарстанның нефть, газ, химия комплексының база компанияләре өчен беренче яртыеллык финанс нәтиҗәләре буенча рекордлы булды – ярты ел эчендә керем күләме 2016 елдагы кебек үк. Эре тоннажлы химия предприятиеләре максимальдәрәҗәдә табыш, керем һәм салым буласын көтә.

Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте. Җыелышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, югары нәтиҗәләргә, нигездә, бәяләрнең кискен артуы аркасында ирешелгән. База предприятиеләренең барлык дәрәҗәдәге бюджетларга беренче яртыеллыкта якынча 300 млрд. сум акча күчергән. Бу 2019 ел күрсәткеченнән 23%ка күбрәк.
Республиканың берләштерелгән бюджетына түләүләр 2019 ел дәрәҗәсенә җиткән. Беренче яртыеллыкта 39 млрд сум түләнгән. Химия һәм нефть химиясе секторындагы түләүләрнең артуы ягулык секторындагы кимүне компенсацияләгән.
2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча НГХКның база компанияләре җитештерү күләмен узган ел белән чагыштырганда 2%ка арттырганнар. «Татнефть»тә һәм шиналар комплексында үсеш 2020 елның түбән базасы фонында торгызу характерына ия. Узган ел белән чагыштырганда «ТАИФ-НК»да нефть эшкәртү, «Казаноргсинтез»да продукция җитештерү күләмнәре кимегән.
«ТАНЕКО», «Түбән Кама Нефтехим», «Аммоний», «Нәфис Косметикс», «Түбән Каматехуглерод» һәм «КВАРТ» җитештерүне 2019 ел белән чагыштырганда да арттыра алдылар. Бу глобаль икътисадның күтәрелүе һәм дөньяда эре тоннажлы химия продукциясенең аерым төрләренә кытлык булу белән бәйле.
Бүген утырышта берничә инновацион проект та каралды


Фикер өстәү