Өйдә дә, хастаханәдә дә никахлашып булачак

Россия Юстиция министрлыгы сәеррәк кенә бер карар чыгарган. Аның нигезендә, илдә яшәүче халыкка, аерым бер хәлләр килеп туган очракта, өйдә дә, медицина учреждениеләрендә дә никахлашу рөхсәт ителә. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында бу җәһәттән тиешле документ пәйда булган.

“Өйгә, медицина оешмасына яки башка оешмага килеп никахны теркәүгә нигез булып мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризасында күрсәтелгән аерым бер хәлләрнең килеп чыгуы тора”. – диелгән карарда.
Әмма документта “аерым хәлләр” тәгаенләп күрсәтелмәгән. Шул ук вакытта ЗАГС хезмәткәренең мөрәҗәгать итүчегә никахны теркәүдән баш тартуга хокуклы булуы, бу хакта аңа язмача җавап җибәрергә тиешлеге әйтелә.

Өйдә яки хастаханә-фәләндә никахлашу, ЗАГС хезмәткәренең никахны теркәү урынына кадәр барып җитү вакытын кертеп, 150 минут эчендә хәл ителергә тиеш.


Фикер өстәү