Путин мәктәп укучылары өчен акчаны 2 августтан түли башларга кушкан

Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган унар мең сум акчаны түли башлау вакытын 16 августтан 2 августка күчергән.

Дәүләт башлыгы яңа уку елына әзерләнүгә багышланган киңәшмәдә, гаиләләргә 1 сентябрьгә ашыкмыйча әзерләнү мөмкинлеге бирү өчен, мәктәп укучыларына 10ар мен сумны 16 августтан алданрак бирә башлау турында мәсьәләне күтәргән. Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, үз чиратында, 17 миллион балага түләүләрне инде 2 августтан башлап җибәрү өчен техник яктан барысы да әзер булуын белдергән.
“Алайса бу түләүне, әйдәгез, 2 августтан, яисә киләсе дүшәмбедән башлыйк”, – дип басым ясап әйткән Путин.
Котяков сүзләренә караганда, моның өчен түләүне башлап җибәрү көне күрсәтелгән Хөкүмәт карарына үзгәреш кертү таләп ителә. Министр бу эшнең тиз генә башкарыласын вәгъдә иткән.
Президент физик мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле мәктәптә укуларын дәвам итүче 18 яшьтән өлкәнрәкләргә түләүләрнең ничек оештырылуы белән дә кызыксынган. Министр бу мәсьәләнең дә хәл ителүен әйткән.


Фикер өстәү