Блогер лайк җыю өчен дус кызын машина түбәсенә бәйләп йөргән

Мәскәүдә ЮХИДИ хезмәткәрләрен Bentley түбәсенә дус кызын бәйләп йөргән егетнең видеосы җәлеп иткән.

Мәскәүдә полиция хезәткәрләре түбәсенә бәйләнгән кыз белән җилдергән машина видеосы интернетта таралганнан соң тикшерү башлаган.

Видеода егет машина йөртә һәм тәбәсенә скотч белән беркетелгән кызны кулыннан тотып бара. Әлеге хәлнең шаһитләре шаккатып әлеге хәлне күзәтә. Роликның авторы миллионнан артык язылучысы булган блогер Сергей Косенко булып чыккан. Ул әлеге хәл өчен гафу үтенгән һәм ролик нинидидер биремнең бер өлеше булуын әйткән.

— Әгәр моны күреп, кемдер шок хәлендә булган яки аңын җуйган икән, мин гафу үтенәм, — дигән блогер.


Фикер өстәү