17 миллион бала Путин түләвен алган

Мәктәп яшендәге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча кичә,   2 августта, күчә башланды, Барлыгы 17,4 миллион баланың әти-әнисе акча алырга өлгерүе турында хәбәр итте Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков. 

«Гаризалар кабул итү һәм аларны эшкәртү дәвам итә», — диде министр дип яза РИА Новости.

Түләүләр 16 августтан башланырга тиеш иде, әмма Владимир Путин, уку елына әзерләнү мөмкинлеге булсын өчен, түләүләрне вакытыннан алда  — 2 августтан түли башларга боерык бирде. Котяков ведомствоның бу эшкә техник яктан әзер булуын билгеләп үтте һәм дүшәмбе көнне 17 миллион балага акча түләячәген вәгъдә итте.

Хезмәт министрлыгы башлыгы әйтүенчә, гаризалар 2021 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү