Торак сатып алганда, нәрсәләрне белеп торырга?

Фатир – кеше тормышында иң сирәк сатып алына торган иң бәһале әйберләрнең берсе. Шуңа күрә бу өлкәдә күбебезнең тәҗрибә бөтенләй юк диярлек. Ә торак сатып алганда ялгышу бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Күчемсез милек сатып алуның серләренә төшенү өчен, риелтор Диләрә Сәлаховага мөрәҗәгать иттек.

– Диләрә ханым, бәясе шактый ук артуга карамастан, фатир сатып алырга теләүчеләр кимеми бугай…

– Казан  инде байтактан инвестиция салу (фатир алу да шуңа керә) өчен иң уңайлы шәһәрләрнең берсе булып танылды. Европаның иң күркәм калаларыннан берсе дә әле ул. Шулай икән, бәя үсә, торак сатып алучылар саны да кимеми.

– Фатирны кайдан арзангарак юнәтергә мөмкин?

– Гадәттә шәһәр читендә урнашкан йортлардагы фатирлар очсызрак бәядән сатыла. Әйбәт кенә фатирны да  2 миллион сумга алырга мөмкин. Әмма ул шәһәр үзәгеннән ерак булачак. Шул ук вакытта районның да әһәмияте юк түгел. Әйтик, Яңа Савин районында фатирлар Совет районындагыга караганда кыйммәтрәк йөри. Гомумән алганда, торак бәясе бик төрле. Хәтта бер йорттагы фатирлар да, кайсы катта урнашканлыгына карап, төрлечә бәядән сатылырга мөмкин.

– Яңа төзелгән йорттан торак сатып алырга ниятләгәндә, иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә? Ә иске йорттагы торакка өстенлек биргәндә?

– Яңа йорттан фатир сатып алырга телисез икән, иң элек төзүче оешманың ышанычлы булуына, тотрыклы эшләвенә инану кирәк. Оешманың гамәлгә кую документлары, яңа йортның документлары белән кызыксыну һич тә артык булмаячак. Юкса акчасыз да, фатирсыз да калырга мөмкин. Ә инде «вторичка»дан торак сатып алганда, иң мөһиме – аның юридик яктан чиста булуы. Гади генә әйткәндә, документлар буенча фатирның, чыннан да, сатучыныкы икәненә, аның суд аша бүлешү малына әйләнмәгәненә инанырга кирәк. Элегрәк, бу мәсьәләгә артык игътибар ителмичә, ипотека бирүче банкның барлык документларны тикшерүенә исәп тотыла иде. Ләкин хәзер аларның бушка гына юридик экспертиза үткәрмәве аңлашылды. Ягъни түләмисез икән, банк «вторичка»ның документларын тикшермәячәк. Юристлар шулай ук икенчел торак базарыннан фатир сатарга ниятләүче физик затларның бөлгенлеккә төшкән булу-булмавына җитди игътибар бирә. Мондый кешедән фатир алу баш бәласенә әйләнергә мөмкин.

— Торак сатып алырга теләүчеләр арасында арадашчысыз, ягъни риелторсыз гына эш итәргә ниятләүчеләр дә бар.

Фатир алу, шулай ук сату – уен эш түгел. Юридик яктан бик белемле булганда гына, бу эшне мөстәкыйль рәвештә уңышлы башкарып чыгарга мөмкин. Күчемсез милек базары – бик акчалы өлкә. Ә кайда акча – шунда мошенниклар. Монысы – беренчедән. Икенчедән, риелтор бит әле фатир бәясен, ипотека буенча түләүне, алыш-биреш чыгымнарын киметергә дә ярдәм итә, яңа торак төзүчеләрнең барлык акцияләрен белешеп-күзәтеп тора. Әлбәттә, аларның да төрлесе бар. Белгечкә мөрәҗәгать итәсез икән, аның вазыйфаларына нәрсәләр керүен белешегез. Мәсәлән, ул, сатучыны (сатып алучыны),  объектны эзләргә, алыш-бирешнең хакы турында сөйләшүләр алып барырга, ә юридик мәсьәләләрне  – ул түгел, ә юрист хәл итәргә мөмкин. Мондый очракта белгеч эшли торган агентлыкта юристның барлыгына инану, булса, юридик экспертизаны ничегрәк ясавын белешү кирәк. Риэлторның арзан бәягә дә эшләргә ризалык бирүе бар, тик бу очракта юридик экспертиза өчен аерым түләргә туры киләчәк. Аннан килеп, агентлыкның иминиятләштерелгән булу-булмавы, белгечнең риелторлар гильдиясендә тору-тормавы, республика Сәүдә-сәнәгать палатасы биргән сертификатка ия булу-булмавы  белән дә кызыксыныгыз.

— Мошенниклар дигәннән, аларның кармагына ничек капмаска?

Иң элек фатир бәясенең арзанлыгы сагайтырга тиеш. Торак базар бәясеннән берәр миллион сумга түбәнрәк бәядән сатыла икән, монда мошенниклар кулы уйнавы бәхәссез. Шулай ук алар риэлтор белән эшләүдән, фатирны ипотекага сатудан баш тарта, документларын тикшерергә бирми. Документлары тәртиптә булган сатучының яшерерлек әйбере юк.

— Алыш-биреш теркәлгәннән соң ук сатучыга акча бирү дөрес түгел, дип ишеткәнем бар. Шулай икән, әзерләп куелган акчаны кая куеп торырга?

Әйе, теркәү палатасында алыш-биреш килешүе төзелүгә үк акча түләп куярга ашыкмау хәерле. Милеккә хокукның үзегезгә күчүен көтәргә кирәк. Саклауга килгәндә, «тере» акчаны банк саклагычындагы ячейкага урнаштырып торырга була. Ә счеттагы акча өчен банк аккредитивын ачарга мөмкин. Сатып алучы милекчегә әйләнүгә, акча сатучы счетына күчәчәк.


Фикер өстәү