«Килеп керсәм, бер бүлмәдә ике бала утыра. Икесен дә алып кайтып киттем»

Апаста яшәүче 58 яшьлек Әлфия Сабировага сокланмый мөмкин түгел. 28 яшендә тол калып, үз баласына гына түгел, ятимнәргә дә әни дә, әти дә була ул.

– Наилгә кияүгә чыгып, өч кенә ел яшәп калдык. Кинәт кенә үлде дә китте. Агуланган диделәр. Кулымда кечкенә улым калды. Әнием дә ялгыз иде. Кабат кияүгә чыгарга уйламадым да, – дип сөйли Әлфия апа. – Ирем үлеп озак та үтмәде, өченче буын туганнарым юл фаҗигасенә эләкте. Апа да, җизни дә үлеп китте. Аларның улым яшендәге кызлары ятим калды. Баланы авылга кайтардылар. Гөлнараны үземә алдым. Ул миңа әни дип үсте.

Әлфия апа ике баланы кеше итәр өчен бик тырыша. Төрле авылларга йөреп, почтада эшли. Әле ярый балаларын карап торырга әнисе була. Үзе дә ялгызы гына үскән Әлфия апага бервакыт, берәр ятимне тәрбиягә алсам ничек булыр иде икән, дигән уй килә. Әнисе белән киңәшә. Ул кызын хуплый гына. 17 ел элек Әлфия апа Казанга – балалар йортына юл тота…

– Килеп керсәм, бер бүлмәдә ике бала утыра. Берсе – малай, берсе – кыз. Икесен дә алып кайтып киттем. Безгә кайтканда Фиданга – 4, Алиягә 2,5 яшь иде. Мин аларны бик яратып үстердем. Улым Раил, кызым Гөлнара да аларны бик якын иттеләр. Әле менә күңелле мәшәкатьләр белән йөрдек. Улым Фидан, армиядән кайтып, үзебезнең район кызына өйләнеп куйды. Алия Апаста СПТУда укый. Әнием дип кенә торалар балаларым. Алар миңа рәхмәтле. Үзем дә язмышыма риза булып, бик теләп сабыйларга җылымны бирдем, – ди Әлфия апа.

Аның күңеле мәрхәмәт белән тулган. Тәрбиягә алган балаларының үз туганнарын да эзләп тапкан.  Фиданның әнисе 6 ай чагында үлгән. Аннан соң туганнары малайны балалар йортына тапшырган. Әлфия апа әнисенең бер туганнарына, безнең белән аралашып яшәгез, дигән. Апалары Фидан армиягә киткәндә дә килгән, туенда да кунак булганнар. Алиянекеләрне дә барлаганнар.  Аны әнисе тапкач та ташлап калдырган.  Хәзер инде үзе дә исән түгел. 2014 елда вафат булган. Аның каравы Алиянең ике апасы, бер абыйсы табылган. Аралашып торалар.

–  Мин назларымны да кызганмыйм, үземне дә яратып торалар. Улым Раил яшьли өйләнде, тик хатыны белән яшәп китә алмадылар. Килен  оныкны кечкенә вакытта ук миңа калдырып китте. Үз әнисен белми дә инде сабыем. Өйдәгеләр миңа әни дигәч, ул да шулай дип эндәшә. Шулчакта йөрәкләр урыннан кузгала. Үсте инде, 6 нчы сыйныфка җитте, – ди Әлфия апа. –   Бер ел элек әниемне югалттым. Аның ел ашына әзерләнеп йөргән чакларыбыз әле.  Шулай да, дөньямның түгәрәк чагы. Бөтенесе дә кайттылар. Балаларым янымда. Барысын да эшкә өйрәтеп үстерә алдым дип сөенәм. Кулга эш эләкми дә. Кешелекле алар, сабырлар. Үзем турында уйламадым да мин, балалар дидем. Шулай итеп гомер үтеп бара. Төрле чаклар булды, әмма без барлык авырлыкны бергә җиңә алдык. Ир бәхете күрмәсәм дә, балалар сөеп яшәдем. Күңелемдә үкенечем юк. Язмышыма чиксез рәхмәтлемен.


«Килеп керсәм, бер бүлмәдә ике бала утыра. Икесен дә алып кайтып киттем»” язмасына фикерләр

  1. Мәрхәмәтлелекне өеп биргән икән Аллаһе Тәгалә,саулыгыннан да аермасын.

Фикер өстәү