Ләйлә Лерон: Күченеп китү турында мин күп еллардан бирле уйланам

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең күпчелеге (72 проценты) даими яшәү өчен Россиянең башка төбәгенә күченергә теләми икән. Әмма һәр дүртенче кеше яшәү урынын үзгәртергә хыяллануын әйткән. Мондый теләк барлыгын күбрәк яшь буын әйткән (44 процент), 60 яшьтән өлкәнрәкләр исә үзгәрешләргә әзер булмавын белдергән (11 процент). Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар – сораштыруда катнашучылар күченеп китү өчен кулай шәһәрләр дип шуларны атаган. Ә сез яшәү урыныгызны үзгәртергә теләр идегезме?

Ләйлә Лерон-Бахмутова, блогер:

– Күченеп китү турында мин күп еллардан бирле уйланам. Мәскәүдә дә, Кытайда да, Һиндстанда да торып алдым. Шуңа күрә Казанда мин үземне вакытлыча гына яшим, дип хис итәм. Һәм күңелемнән күченер өчен юллар эзлим. Ләкин мин Россиянең башка шәһәрен сайламас идем. Шул ук вакытта Европа, АКШта яшәп карамыйча, төгәл фикергә килеп булмый. Бу илләрдә 3–4 ай яшәп карар идем. Әлегә коронавирус аркасында бу мөмкинлектән файдаланып булмый. Аннан соң гына ирем белән бергәләп күченү урынын хәл итә алыр идек. Ирем дә – 21 ел элек Казанга Санкт-Петербургтан күченгән кеше. Быел без бәлки Азия илләренә барып яшәп карарбыз. Җылы якта яшәү – минем хыялым. Чөнки мин салкынны бөтенләй яратмыйм. Җитмәсә, аннан аллергия дә. Күченергә теләвемнең дә төп сәбәбе менә шушы. Кышын миңа безнең илдә яшәү авыр. Әлегә без уйлану, хәл итү этабында. Бәлки 1–2 елдан соң күченеп китәрбез дип өметләнәм.


Фикер өстәү