Күңел унсигездә… Психологик яшегез ничәгә җиткән?

Паспорттагы яшь белән күңелдәгесе 30га җиткәч кенә тигезләшә икән. SuperJob хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Шунысы кызык: 18 яшьлекләр үзләрен – өлкәнрәк, ә 40ка таба баручылар үзләрен яшьрәк хис итә. Әлфия апа Авзалова җырындагыча, картаямыни соң йөрәк? Хәзерге заман терминнары белән әйтсәк, психологик яшегез ничәгә җиткән? Без шуны сораштык.

SuperJob уздырган сораштыру нәтиҗәләре тагын ниләр турында сөйли соң? 18 яшьлек егетләр үзләрен – сигез, ә кызлар 10 яшькә өлкәнрәк итеп хис итә икән. 19ын тутыргач, кешедә эчке конфликт бераз сүрелә, ди. Сораштыруда катнашкан 19 яшьлек егетләр үзләрен – 24, кызлар – 23 яшьлек итеп хис итә.

Башта үсәсе, аннары яшь каласы килә шул. Сораштыру катнашучыларның да, паспорттагы яшьләре арткан саен, күңелдәге яшьләре кими бара. Әйтик, 52 яшьлек хатын-кызлар һәм 54 яшьлек ир-атлар үзләрен 16 елга яшьрәк итеп хис итә. Калган саннар белән таблицага күз салып таныша аласыз.

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:

– Мин үземне әле һаман да яшь егетләр кебек хис итәм. 35–40 яшьләр дип алыйк. Яшеңне белмәсәң, яшә рәхәтрәк бит ул. Паспортны да еш ачмаска кирәк. Психологик яшь  ул – күңел халәте. Гомумән, кешенең яше аның күңелендә булырга тиеш. Тумас борын картайган, дип әйтәләр бит әле, андый кешеләр дә шактый. Картаерга ашыгырга ярамый, карт аю урманда гына була! Исәнлек, саулык, күңел тынычлыгы булсын иң мөһиме. Һәрвакыт елмаеп йөрсәң, тормыш мәшәкатьләренә, күңел төшенкелегенә бирелмәсәң, картаймыйсың әле.

Гөлүсә Батталова, шагыйрә:

– «Психологик яшь» дигән әйбер татарда электән бар инде ул. «Күңел 18дә», «йөрәк 18дә» яки «тумас борын картайган» дияргә яратабыз. Татар халкы, аның әйтемнәре шулкадәр зирәк булган бит. Билгеле, ул аны психологик яшь дип атамаган, менә шундый әйтемнәр аша тасвирлаган. Әмма үзе җитәрлек яшьтә булып та, шул яшьтә булганын аңламыйча, кабул итмичә, әллә нинди юләрлекләр кылып йөргән кешеләр дә бар. Анысы инде аның күпмедер дәрәҗәдә көлке дә. Ничә яшьтә булсаң да, ул – синең байлыгың. Әлбәттә, яшь булып каласы килә. Ләкин, минемчә, һәр яшьнең – үз матурлыгы. Үземә килгәндә, акыл ягыннан да, тормыш тәҗрибәсе ягыннан да, яшь вакыт белән чагыштырсам, тормышым күпкә мәгънәлерәк кебек тоела. Шуңа мин «күңелем бик яшь» дип әйтә алмыйм. Хәзер миңа ничә яшь, үземне шулай хис итәм. Һәм биологик яшем белән психологик яшемнең гармониядә булуы бик ошый.

Илгиз Шәйхразиев, җырчы:

– Психологик яшем турында уйланганым бар. Хәзер мин үземне 16 яшьләр тирәсендәге кебек хис итәм. Әйләнә-тирәмдә житди, олы абый-апалар. Мин шул олылар дөньясына эләккән яшүсмер кебек. Күп әйберне һаман аңламыйм. Үсмер чактагыча, күп нәрсә әле һаман да ярамый кебек тоела.

Зөлфия Вәлиева, Татарстанның халык артисты:

– Мин үземне 28дә итеп хис итәм! Әле быел гына 28гә күчте ул, моңа кадәр күңел халәтем 23тә йөрде. 49га хәтле… 50 тулгач, бераз «үсте». Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр, ә мин үз яшемне уңайлы вакыт чыккан саен әйтеп куям. Чөнки миңа үз яшемә күренмимдер кебек тоела. 50, дисәм, күп кешенең күзләре түгәрәкләнә. Комплимент сорап алыр өчен әйтмим мин аны, реакцияләрен генә беләсем килә. Кемдер матур картая, кемдер матур картая белми. Ләкин һәркемгә дә картаерга язсын!

Ирек Фатыйхов, юмор остасы, алып баручы:

– Үз яшем кебек хис итәм. Кайчагында «18» диясе килә, ләкин иртән зарядка ясаганда гәүдәнең авыррак бөгелүе, билнең авыртып алуы һәм баштагы чәчләрнең юклыгы шундук җиргә төшерә!

Фәнил Гыйләҗев, шагыйрь:

– Аллаһ насыйп иткән булса, миңа быел 16 майда 37 яшь тулачак. Димәк, кырыкка да кул сузымы ара гына кала дигән сүз. Гомернең ничек сизелми узуын уйлыйм да имәнеп китәм… Бала вакытта тизрәк үсәсе килгән сыман, олыгайган саен яшьрәк буласы килә. Гомер уза, олы буынның кадерле кешеләре кими бару, балаларыңның күзгә күренеп үсүләре олыгаю тойгысын тагы да кискенләштерә. Мөгаен, күңел халәтем белән мин әле яңа акыл утырта башлаган, шул ук вакытта башымда яшьлек җилләре уйнаудан туктамаган 25–30 яшьләр тирәсендәмендер. Һәрхәлдә үземне шул яшьтәге егет кеше буларак хис итәсем килә.

 

Паспорттагы яшь Психологик яшь
Ир-атлар Хатын-кызлар  
18 26 28  
20 22 26  
25 29 24  
30 29 31  
35 35 26  
40 34 31  
45 34 34  
50 38 36  
53 43 41  
54 38 43  

Фикер өстәү