Җырчы МакSим тулысынча аңына килгән

Җырчы МакSим (чын исеме — Марина Абросимова) тулысынча аңына килгән. Ул барлык медицина персоналы белән актив аралаша. Бу хакта җырчының «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә сөйләделәр.

«Нормаль кеше төгәл, ачык аңда, көлә һәм шаярта. Барысын да хәтерли, хәтер яхшы, организмның барлык функцияләре тәртиптә», — диелә төркемнең хәбәрендә.

16 июньдә МакSим хастаханәгә озатылуы билгеле булды. Социаль челтәрләрдә ул 11 июньдә үзен начар хис итүе турында сөйләде. Аңа COVID-19 да берничә тест ясаганнар, әмма алар барысы да тискәре булган. Хәл начарлану аркасында МакSим ясалма комага кертелде.


Фикер өстәү