Казан җырчысы МакSим ясалма комага кертелгән

Казанда туып үскән һәм МакSим тәхәллүсе астында танылган җырчы Марина Абросимованы ИВЛ аппаратына тоташтырганнар һәм ясалма комага керткәннәр, дип хәбәр итте РИА Новости артистка вәкиленә сылтама белән.

«Күрәсең, коронавирус, әмма тестлар тискәре нәтиҗә күрсәтә», — дип өстәде ул.

Агентлык әңгәмәдәше ачыклык керткәнчә, җырчыга пневмония диагнозын куйганнар.

«Ягъни канның кислород белән тәэмин ителүе шактый түбән. Кислородка ул җавап бирмәде, үпкәләре чистартылмады, шуңа күрә доктор аны комага кертергә дигән карар кабул итте», — дип аңлатты җырчы вәкиле.

Ул МакSим комада берничә көн торыр дип өстәде.

«Табиб шактый уңай фараз бирә. Хәзер бөтен көчләр үпкәләрне чистартырга бара. Марина акрынлап комадан чыгарылачак», — дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.


Фикер өстәү