Ингушетия мөфтиендә коронавирус булырга мөмкин

Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов коронавирус йоктырган дип шикләнелә. Ул авыр хәлдә. Бу турыда төбәкнең медицина даирәсендәге чыганакка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ингушетиядә 29 кеше коронавирус белән авыртуы турында хәбәр ителгән иде. Аларның берсе авыр хәлдә, реанимациядә ята торган дүрт кеше инфекция йоктырган дип шикләнелә. Бүген коронавирус белән авыручы 64 яшьлек ир-ат үлгән.

«Республика мөфтие хастаханәгә китерелгән, коронавирус йоктырган дип шик бар. Ул авыр хәлдә, аны кислород аппаратына тоташтырганнар», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Пациенттан коронавируска анализ алганнар, әлегә нәтиҗәсе билгеле түгел, диде ул.


Фикер өстәү