Татарстанда коронавирустан тагын ике кешенең гомере өзелгән

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир хастаханәгә ике яклы пневмония белән китерелә. Анда Covid-19 расланган була. Пациентның хәле авыр булганлыктан, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар. «23 июнь көнне үлем теркәлде», — дип сөйләде Галимова. Реклама «Икенчесе — Чаллы кешесе. Ул 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә китерелә. Диагноз — Covid-19, авыр дәрәҗәдә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган. Дәвалану ярдәм итмәде, пациент 8 июльдә вафат булды», — диде Галимова. Ике пациентның да үлеменең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә булган.

Фикер өстәү