Татарстан хастаханәләрендә 19 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Бер тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 46 кеше терелгән. Коронавирус таралганнан бирле барлыгы 5 489 кеше терелгән», — дип сөйләде спикер.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, кичә сәламәтлек саклау системасы тотрыклы эшләгән, бөтен логистика һәм маршрутизация тулы күләмдә тәэмин ителгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 500гә якын татарстанлы Казанның халыкара аэропортында Covid-19 коронавирусына тест тапшырган.