Россия мөфтие мөселманча Яңа елны изге эшләр белән каршы алырга чакырды

Мөселманнар һиҗри буенча (ислам ел исәбе, ул Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г..в) Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән көннән башлап исәпләнә) яңа – 1443 елны каршылый. Дин тотучылар бу көнне зурлап билгеләп үтми, аны дога кылу һәм изге эшләргә багышларга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясовка сылтама белән хәбәр итә.

«Һиҗри гарәпчәдән «күченү» дип тәрҗемә ителә. Бу — Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г..в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән көн. Мәдинәдә ул җитәкләгән мөселман җәмгыяте вакытны яңача исәпли башлаган. Мөселманнарда Яңа елны киң колач белән бәйрәм итү традициясе юк. Ислам дине күзлегеннән караганда, бу айда өстәмә рәвештә ураза тотарга, гыйбадәт кылырга һәм күп кенә изге гамәлләр кылырга мөмкин. Әлеге айда мөселманнар пәйгамбәрләр һәм илчеләрне искә ала, шунлыктан ул яхшылык белән тулып торырга тиеш», — дип белдерде мөфти.


Фикер өстәү