Җырчы Айдар Ракиповны «талаганнар»

Яшь башкаручы Айдар Ракипов инстаграм сәхифәсенә кызыклы гына видео урнаштырды. Анда җырчы чыгыш ясаганнан соң үзенең тамашачысы — апаларга календарьлар тарата.

Ләкин ни хикмәт — календарьле булырга теләүчеләр күп булып чыга — Айдар хәтта аларга бүләк тапшырып өлгерми дә. «Монда календарь бетә бит. Апа, Сез икене алдыгыз бит», дип елмая җырчы бер ханымга. Ул исә «Берсе ахирәтемә ул», ди. Шул рәвешле Айдарның бөтен календаре таралып бетә — кайбер тыңлаучыларга бүләк җитми дә кала.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от АЙДАР РАКИПОВ (@aidar_rakipov)


Фикер өстәү