Бүген иртән Башкортостанның Салават районында коточкыч авария булган.
ЮХИДИ матбугаты хезмәтенең беренчел мәгълуматлары буенча, Кропач-Мәсәгүт-Ачит юлының 18 километрында BMW һәм «ВАЗ-2111» машиналары бәрелешкән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә 49 яшьлек автомобиль йөртүчесе һәлак булган. BMW пассажиры, 23 яшьлек Уфа кызы хастаханәгә озатылган.
Хәзер һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.