Июль урталарында югалган кызларның берсе табылган

20 июльдә Рязань өлкәсендә юкка чыккан 15 яшьлек Ульяна Ф. табылган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә рязаньлылар хәбәр итте.

Аларның мәгълүматларына караганда, кыз Самара өлкәсендә табылган, янәсе, ул үзе полициягә килгән.

Аның белән бергә югалган 17 яшьлек Кристина Таланинаның кайда булуы билгеле түгел. Эзләнүчеләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларга 8-910-906-11-41, 8(49131) 2-24-64 телефоннары аша хәбәр итүне сорыйлар.

Искәртеп узабыз, тикшерү мәгълүматларына караганда, 20 июльдә «Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Солотчино интернат-мәктәбе»ндә тәрбияләнүче 2004 елда туган Кристина Таланина һәм 2006 елда туган Ульяна Ф, үз белдеге белән, Касыйм районының Залесный авылында «Ласточка» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгеннән чыгып киткән.


Фикер өстәү