10 яшьлек кыз теш табибында һәлак булган

Кечкенә кыз әтисе белән бергә Тольяттига Казахстаннан туганнары янына кунакка килгән. samara.kp.ru хәбәр итүенчә кыз 2 сыйныфны тәмамлаган булган, җәйге каникуллар вакытында алар әтисе белән  үзләренә кечкенә ял оештырып кунакка килгән.

Кинәт кызның теше авырта башлый. Бала стоматологлардан курыккан, шуңа бәйле рәвештә аның өчен яшь, матур, балалар белән аралаша белә торган табиблар эшли торган шәхси клиника тапканнар.

8 августта кичке 4тә кыз кабинетка керә, аны дәвалый башлыйлар, барысы да тыныч була. Берничә минуттан аңлаешсыз ыгы-зыгы башлана, табиблар кабинетлар буйлап йөгерә башлый һәм ни булганын әйтми. Бераздан кызның үлүе билгеле була.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз наркоз керткәннән соң ук үлгән.

Фаҗигадән соң, Тольятти шәһәрендәге Баныкин урамы буенча урнашкан стоматология клиникасына табиблар, полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр һәм экспертлар килә.

Кызның мәетен үлем сәбәпләрен ачыклау өчен алып китәләр. Шулай ук кызда авырулар булу-булмавын,  клиникада операциягә керешкәнче кирәкле тикшерүләр үткәрелүен ачыклаячаклар.

Бала үлгән стоматология клиникасы бу уңайдан шәрехләмә бирмәгән.


Фикер өстәү