Казан аэропортында пассажирлар өчен капсула-кунакханә ачылды

Казан халыкара аэропортында капсула-кунакханә ачылды. Ул рейсны уңайлы шартларда көтәргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

«Кунакханәдә бер сәгать тору 100 сум. Шулай ук бер тапкыр кулланыла торган урын-җир, саклау камералары, зур көзге, гаджетлар өчен зарядка станциясе, климат-контроль һәм душ бар», — диелә хәбәрдә.
«Казан» халыкара аэропортының матбугат хезмәте

Кунакханәдә сигез капсула-номер бар, алар футуристик дизайнда эшләнгән. Алар озак вакыт ял итү өчен кирәк нәрсәләр белән җиһазландырылган шәхси йокы урыныннан гыйбарәт.

Алты яшькә кадәр балаларга өстәмә урын алмыйча, бушлай урнаштырып була. Һәр кунактан соң капсулага тулысынча дезинфекция ясала.


Фикер өстәү