Россиянең коронавирустан иң арзанлы вакцинасы мәгълүм булган

Россиядә “Спутник Лайт” коронавирустан иң арзанлы вакцина булып тора. Әлеге препарат белән прививка ясау 342 сумга төшә. Моны Дәүләт күпләп сату бәяләре реестрыннан күрергә мөмкин, дип яза РИА “Новости”.
Шул ук вакытта ике компоненттан торучы «Спутник V» һәм «КовиВак» дәүләт кесәсенә 866шар сумга төшә. «ЭпиВакКорона» комлекты аз гына арзарнак – 842 сум тора.
Сүз уңаеннан, Россиядә яшәүчеләргә прививка бушлай ясатыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 900 меңнән артыграк кеше вакцинация узган.


Фикер өстәү