Сукбай этләргә чыгым арттырылган

Соңгы елларда Татарстанда хуҗасыз хайваннарны асрау, карау һәм санын җайга салуга тотылган акча елына 56,7 миллион сумга (2017 елда 24,3 миллион сум булган) җиткән.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов әйтүенчә, 2020 елда 10 меңнән артыграк сукбай эт-мәче тотылган. Прививка ясап, стерильләштерелгәннән соң 8 меңнән артыграгы кабат иреккә чыгарылган. 800е яңа хуҗаларына тапшырылган. Узган елда җирле үзидарә органнарына бу максаттан 56,5 миллион сум субсидия бирелгән. Шуның 45,4 миллион сумы (81 проценты) тотылган. Аның әйтүенчә, бер сукбай хайванны приютка китерү, асрау, дәвалау-профилактика чаралары үткәрү һәм исәпкә кую чыгымнары күләме уртача 6100 сум тәшкил итә.. Шул ук вакытта 2019–2021 елларда республикада хуҗасыз эт-мәчеләр арасында җиде котыру очрагы ачыкланган.
Хәзерге вакытта Татарстанда хуҗасыз хайваннарны вакытлыча тоту өчен булдырылып, рәсми теркәлгән 15 пункт эшли.


Фикер өстәү