Воронежда автобуста шартлау нәтиҗәсендә корбаннар саны икегә кадәр арткан-хастаханәдә тагын бер хатын-кыз вафат булган, дип хәбәр итте губернатор Александр Гусев.
— Кайгылы хәбәр. 1 нче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә 1966 елда туган тагын бер зыян күрүче вафат булды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, — дип язды төбәк башлыгы.
Элегрәк реанимациядә шартлау вакытында аягының бер өлешен өзгән хатын үлгән дип хәбәр иткән идек. Тагын өч зыян күрүче авыр хәлдә.