Кичә төнлә Казан — Оренбург трассасында барган җәяүле ир-атны югары тизлектә килгән машина бәрдергән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, юлның бу өлеше яктыртылмаган, шулай ук ир-атның киемендә дә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Нәтиҗәдә ул урында ук һәлак булган.