Туганнарга туйга һәм бәйрәмнәргә керүне тыйдылар

Межгорье администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Калугин Башкортстанның ябык административ-территориаль берәмлегенә (ЗАТО) керү өчен вакытлыча пропускларны бирүне туктатып тору турында карар имзалады.

«ЗАТО Межгорье тыелган һәм контрольдә тотыла торган зонаны саклауны оештыру һәм контрольдә тотыла торган зонада махсус режим тәэмин итү буенча комиссия 2021 елның 13 августында гаилә тантаналарында (юбилей, туй) катнашу өчен килгән гражданнарга Башкортостан Республикасы территориясенә керү өчен күмәк пропусклар бирүне туктатып тору турында карар кабул итте», — дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Муниципаль хакимият вәкилләре аңлатканча, бу Межгорьедагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле.


Фикер өстәү