Татарстанда коронавирусның тәүлеклек үсеше акрын темпта саклана.
«Бер тәүлектә үсеш темпы акрын булган субъектлар: «Мәскәү — 0,13, Татарстан Республикасы — 0,21 процент», — дип хәбәр итә оперштабка сылтама белән РИА Новости.
Шулай ук рейтингның алдагы урыннарында Алтай Республикасы, Псков өлкәсе һәм Крачай-Черкесия республикалары урнашкан.
Узган тәүлектә Россиядә 21 624 кеше коронавирус йоктырган. Үсеш 0,33 процентны тәшкил итә.