Россиядә беренче пилотсыз метроны Казанда булдыру планлаштырыла

Казанда Россиядә беренче пилотсыз метро барлыкка килергә мөмкин. Аның проекты эшләнгән, техник бирем әзерләнгән.

Казан мэриясендә аппарат киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Әбделхаков сөйләгәнчә, Казан метрополитены Россиядә иң заманча метрополитен, нәкъ менә монда машинист катнашыннан башка, беренче тапкыр поездлар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы кертелде.

«Машинист автоматика эшен контрольдә тота, һәм бездә идарә итү микропроцессор архитектурага нигезләнгән беренче цифрлы метро эшли. Замана белән бергә атлап һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча проект эшләнде һәм пилотсыз электр поездлары белән идарә итү буенча техник бирем әзерләнде», — диде Абдулхаков.

Аның сүзләренчә, әлеге проект поездлар белән идарә иткәндә кеше факторының йогынты ясау куркынычын киметергә һәм пассажирлар ташу иминлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта проект финанслау таләп итә, дип өстәде спикер.


Фикер өстәү