Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашуда катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкләгән делегация составында Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Президент Резиденциясендә узган. Татарстан предприятиеләре Евразия икътисади берлеге кысаларында сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтүгә карата зур кызыксыну белдерә.

Моннан тыш, транспорт-логистика эшен үстерү дә мөһимлегенә басым ясалды.  Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Казахстан арасындагы товар әйләнеше 14%ка артып, 630 миллион доллар тәшкил иткән.

Экспорт, нигездә, ягулык, нефть һәм аннан әзерләнгән продуктлар, пластмасс эшләнмәләрдән гыйбарәт. Шулай ук җиһазлар һәм механик җайланмалар, җир өсте транспорты чаралары да  экспортка чыгарыла. Бакыр һәм аннан ясалган эшләнмәләр, электр машиналары һәм җиһазлар, металл эшләнмәләр безгә читтән кертелә.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты белән апрель аенда  Нур-Солтан шәһәрендә очрашкан иде.  Алар анда Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты.


Фикер өстәү