«Гомер өчен иҗат»: Казанда Сергей Шойгуның хәйрия күргәзмәсе ачыла

Россия оборона министры Сергей Шойгуның агачтан эшләнгән картина һәм эшләнмәләрен 21 августта Казан Кремлендә ачылачак күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак. Ачылышка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган.

Сергей Шойгу Рус географик җәмгыяте президенты вазыйфасын башкара. Оешманың эшчәнлеге Россия халыклары һәм табигый байлыклары турындагы белемнәрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге җәмгыять күпләгән экспедиция, тикшерү һәм фәнни проектларны гамәлгә ашыра.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Россия төбәкләренең матурлыгын күрсәткән эшләр куелачак. Монда Себернең матур табигатен сурәтләгән картина һәм график рәсемнәрне дә күрергә мөмкин булачак.

Сергей Шойгуның эшләре төрле техникаларда карандаш, тушь, күмер, акварель һәм май ярдәмендә башкарылган. Үзенең иҗатында ул табигатьнең төрле һәм кабатланмас булуына басым ясый. Күргәзмәгә килүчеләр ясалма булмаган ихласлык һәм романтизм белән сугарылган иҗат җимешләрен күрә алачак.

Казанда узачак «Гомер өчен иҗат» күргәзмәсе 2021 елның 14 маенда нигез салынган шул ук исемдәге хәйрия чарасының дәвамы булып тора. У көнне Константин Хабенснский фонды тарафыннан Рус географик җәмгыяте штабында аукцион уздырылган. Төп лот буларак анда Сергей Шойгуның картина һәм эшләнмәләре куелган. Аукционда 40 миллион сум җыелган, ул акча яман шеш, баш һәм арка мие авыруларыннан интегүче авыр хәлдәге балаларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен юнәтелгән. Бүген әлеге акчаның 10 миллионы тотылган, барлыгы 23 балага ярдәм күрсәтелгән.

Оборона министрының беренче зур күргәзмәсе 2019 елда Мәскәүдә үткән. Анда аның 36 картинасы һәм бер агач эшләнмәсе куелган булган. Ә «Хәзинә»дә узачак күргәзмәдә аның 81 картинасы һәм 17 агач эшләнмәсе куелачак.

Экспонатларның бер өлеше сатылачак һәм җыелган акча авыру балаларга ярдәм өчен тотылачак.

 


Фикер өстәү