Мәскәүдәге «көйсез» һава торышы Татарстанга киләчәк

Бу атна ахырына Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстанда бүген, 19 августта, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Көндез 32-37, төнлә 22-24 градус җылы булыр дип фаразлана.

20 августка синоптиклар 39 градус эссе фаразлый, шулай бу көнгә шторм кисәтүе дә игълан ителде.

Һава торышындагы «көйсезлекләр» Мәскәүгә килеп тә җиткән. Анда 18 августта көчле давыллы яңгыр вакытында 49 агач ауган, 24 машина зыян күргән.

Моңа кадәр «ВТ» Татарстанда август ахырына кадәр эсселәр дәвам итәчәген хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү