Чаллы мэры Сабан туе батыры гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырган

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Сабантуй батыры Эльдар Хәмитов гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырды.

Автоградта тантаналы шартларда гаилә капиталына сертификатлар алу традициясе берничә ел рәттән уздырылып килә. Шул вакыт эчендә ул үзенең әһәмиятен һәм актуальлеген бер дә югалтмаган. Бүген икенче баласы туган 24 гаилә өчен Тантаналар сараенда биш юнәлеш буенча акча белән эш итү мөмкинлеге тудырылды, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.

Акчаны гаиләләр торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләүне, булачак пенсияне формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятендә социаль адаптация һәм интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр түләүне, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган (уллыкка алынган) мохтаҗ гаиләләр тарафыннан айлык түләү алу өчен куллана алачак.


Фикер өстәү