Берничә бала өчен 156 мең сумнан артык акча бирәчәкләр

Татарстанда уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум акча түләнә башлый. Әгәр уллыкка алынган балага 8 яшь тулган яисә ул инвалид икән һәм гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта бу түләү 156 428,66 сум тәшкил итә. Әлеге акчаны баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түлиләр.

– Пособиегә алу өчен үзе документларыгыз һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баланы уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Әмма уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш. Пособие билгеләү турындагы карар документларны тапшыргач 10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки мөрәҗәгать итүчедән документлар килеп җитмәгән очракта, бу вакыт 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.


Фикер өстәү