Россия Президенты Владимир Путин Франция Президенты Эммануэль Макрон белән Әфганстандагы хәлләр буенча фикер алышты. Ике ил Президентының телефон аша сөйләшүләре 1,5 сәгать дәвам иткән, дип хәбәр итә РИА Новости.
– Ике Президент эвакуацияләүләр дәвам итә торган Әфганстандагы вакыйга буенча фикер алышты. Шулай ук “Талибан”га (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) карата өстенлекле гамәлләр турыда да сөйләштеләр. Болар – наркотикларга һәм корал сатуга каршы көрәш, халыкара террорчылык хәрәкәте белән араларны өзү, хатын-кызлар хокукын саклау, – диелә басма хәбәрендә.
– Президентлар якын көннәрдә һәм атналарда эш-гамәлләре турында тыгыз аралашып торачак. Шулай ук ООН куркынычсызлык Советы кысаларында да сөйләшүләр барачак, – дип искәртә Франция лидеры администрациясе.