30 августта Казансу яры буеның ике яңа участогы ачылачак

Яңа уку елына бездә Киров дамбасыннан алып Ленин дамбасына кадәр яңа километрлы кисемтә һәм Миллениум янында яңа участок ачылачак, — дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында.

Ике дамбаны тоташтыручы өлештә Яшел амфитеатр, агачлар, куаклар һәм чәчәкләр белән бизәлгән зоналар барлыкка киләчәк. Татарстанның Милли китапханәсе бинасыннан Миллениум күперенә кадәрге участокта футбол кырлары, пляж волейболы өчен комлы мәйданчык булачак. Моннан тыш, яр буен «Елга капкалары» инсталляциясе бизәячәк.


Фикер өстәү