Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалинны кабул итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Казахстан дипломаты Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый.

Фәрит Мөхәммәтшин, аңа актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, Россия белән Казахстан арасында ныклы эшлекле һәм мәдәни элемтәләр, җылы мөнәсәбәтләр урнашуын әйтте. Коронавирс пандемиясенә карамастан, 2020 елда Татарстан белән Казахстан арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 630,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, 2019 ел белән чагыштырганда 14,2 процентка күбрәк бу. Дәүләт Советының Казахстан Республикасы Парламентының ике палатасы, шулай ук акиматларның вәкиллекле органнары белән парламентара элемтәләре урнаштырылды. Иҗтимагый оешмалар – Казахстан халкы ассамблеясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясе арасында элемтәләр ныгыган.

Дәүләт Советы Рәисе әлеге хезмәттәшлек яңа генераль консул килгәч тә дәвам итәр дип ышаныч белдерде. Жанболат Мурзалин исә республика җитәкчелегенә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре, шул исәптән парламентара багланышлар кысаларында Татарстан һәм Казахстан элемтәләрен үстерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Саубуллашканда Фәрит Мөхәммәтшин Жанболат Мурзалинга эшендә яңа уңышлар теләде һәм дипломатка Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырды.
Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылды. Жанболат Мурзалин генконсул вазифасында 2019 елның июленнән эшли.


Фикер өстәү