Машина йөртү таныклыгы булмаган хатын-кыз бер кешене бәрдереп үтергән

Бүген, 26 августта, 7.44 сәгатьтә Ульяновск үзәгендә хатын-кызны бәрдерткәннәр. Юл-транспорт һәлакәте Гончаров урамында урнашкан 34 нче йорт янында булган.

Эчке эшләр идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Peugeot 4007 автомобиле белән идарә иткән, машина йөртү хокукы булмаган 32 яшьлек кыз,  42 яшьлек хатын-кызны бәрдерткән.

Авария нәтиҗәсендә зыян күрүче алынган җәрәхәтләрдән урында ук вафат була.


Фикер өстәү