Биш бала белән тол калган ана: «Балаларым яшәргә көч бирде»

Әгерҗе районының Тәберде авылында яшәүче Гөлнара Сибгатова 33 яшендә 5 бала белән тол кала. Ире Рәфкать йоклаган җиреннән уянмый. Табиблар, йөрәк, диләр.

–  Мин Пермь өлкәсендә үстем. Шунда яшәдем. Тәберде авылына эшкә килдем. Ул чакта пионервожатый идем. Бераздан мине китапханәче эшенә билгеләделәр. 22 яшемдә Рәфкатькә кияүгә чыктым. Бик тә акыллы, кешелекле иде ул. Матур гына яши башладык. Башта иремнең әти-әнисендә тордык. Аннары безгә колхоз йорт бирде. Олы улым Рифат тугач, шунда күчендек, – дип сөйли Гөлнара ханым. – Ул чакта авылда яшьләр күп иде. Шуңа күрә шәһәргә китү турында уйламадык та. Аннары бер-бер артлы Рәдиф, Рәфит, Айнур, Фәргать дөньяга килде. Шулай итеп, кыз табам дип, гел малай алып кайттым. Бишенчесен УЗИда кыз дигәннәр иде. Тик анысы да малай булып чыкты. Гомерем буе кыз сөяргә кызыгып яшәдем.

Гөлнара ханымның ире үлгәндә кече улына 4 яшь тә тулмаган була әле. Балалар үстереп, өйдә генә торган ханымга яңадан эшкә чыгарга туры килә.

– Ирем 2003 елда бик авыр хәсрәт кичерде. Ул елны   май аенда – әтисе,  августта әнисе яман чирдән үлеп китте. Рәфкать бар кайгысын эченә җыйды. Барысы да йөрәгендә булгандыр инде. Без, әти белән әни үлгәч, төп йортка күчендек. Тик ирем белән анда озак яшәп булмады – 2005 елда мәңгегә күзләрен йомды, – ди Гөлнара ханым. – Бик авыр булды. Әле ярый аның туганнары кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Бергәләп авырлыкларны җиңә  алдык. Көчле булырга туры килде: биш малайны аякка бастырасы бар бит. Ир балаларга әни дә, кирәк чакта әти дә булдым. Шөкер, улларым йөземә кызыллык китермәделәр.  Инде өчесе гаилә корып, үзләре балалар үстерә. Бишесе дә Ижауга китеп урнашты. Мине исә авылыбызга әнисе янына күчеп кайткан ир-ат белән таныштырдылар. Илсур бик тә акыллы ир булып чыкты. Улларымны бик якын итте. Аларны бергәләп өйләндердек.

Гөлнара ханымның кыз сөясе килү теләге дә чынга ашкан. Өч оныгы бар икән. Киленнәрен дә мактап туя алмый. «Матур яшибез», – ди ул.

– Иремнең туганнары белән аралашып яшим. Аларның төп йорты бит бу. Кайтуларын көтеп алам. Бергәләп тату итеп яшәү бик рәхәт. Мин аларга  бик рәхмәтле. Авыр чагымда таяныч булдылар. Инде хәзер дә якын итеп торалар, – ди Гөлнара ханым. – Язмыш төрлечә сыный. Әмма нык булырга кирәк. Миңа балаларым  яшәргә көч бирде. Игелекләрен күреп, бәхетләренә сөенеп яшәргә иде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү